Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 8нче мәктәп лагеренда ял итүче балалар ГТО тапшырды

Каникуллар башлангач күп кенә шәһәр һәм район мәктәпләрендә җәйге ял лагерьлары эшли башлады. 8 нче мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр ГТО нормалары тапшырды.

Быел 8 нче мәктәп яны лагерына 90 бала йөри, алар шушы мәктәптә башлангыч сыйныфларда укучы балалар. ГТО нормативларын бу юлы 30 бала тапшырды.

Нормативларны алты яшьтән башлап, үзенең  теләге булган һәркем тапшырырга хокуклы. Ә югары яшь чикләүләре гомумән юк, нормативларны тапшырыр өчен тиешле медицина белешмәсе генә булсын. Инвалидлык, яисә хроник чирләре булган кешеләргә, табиблар рөхсәт бирмәскә мөмкин.

Хәзерге вакытта ГТО нормативларының унбер баскычы бар. Алар ГТО тапшыручыларның яшенә, физик сәламәтлегенә карап билгеләнә.

Фестивальдә балалар берничә төрле спорт дисциплинасы буенча үзләрен сынадылар һәм башкалар белән дә ярыштылар. Алар 60 метр арага  йөгерүдә, озынлыкка, биеклеккә сикерүдә һәм тагын берничә төрдә спорт әзерлегенә сынау үттеләр.

Балалар ГТО нормативларын уңышлы тапшырганнан соң төрле дәрәҗәдәге күкрәк билгеләре бирелүе турында беләләр инде, әмма аларның нинди ташламалар бирүен әлегә аңлап бетермиләр ( бу нормаларны уңышлы тапшыручылар кайсыбер югары уку йортларына кергәндә өстәмә балл да ала). Ә физкультура-спорт белән дуслыкның сәламәтлеккә файдалы йогынтысы турында инде беләләр. 

“ГТО нормаларын тапшыру – ул үзеңне сынап карау, шуңа күрә аларны тапшырырга кирәк дип санадым. Дус кызларым белән ярыша-ярыша тапшырдык, мәсәлән, кем күбрәк чүгәли, алга-янга иелә ала, озынлыкка ничә сантиметрга сикерә, ничә сантиметр биеклекне бауга тимичә сикереп чыга ала. Үзеңнең нәтиҗәләр дә, дус кызларымныкы да кызыксындыра”,- ди мәктәп яны лагерына йөрүче Николь Ильина.

Тагын бер ГТО тапшыручы – Артём Горбов, бу көч сынашуларда ул инде беренче кабат кына түгел. “Мин барлык күнегүләрне дә яхшы итеп башкарырга тырыштым. Лагерьда һәм мәктәптә узган спорт бәйгеләрен яратам. ГТО нормаларын уңышлы тапшырганга бүләк тә бирделәр”,- ди ул.

ГТО нормаларын тапшыру - көч сынашу да, дуслык хисләре дә. Нормативларны уңышлы тапшырган укучылар башкаларның да уңышлы нәтиҗәләргә ирешүен теләве сизелеп торды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО Лениногорск