Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның әдәби марафончылары Апаста Әдәби Сабантуйда катнашып кайтты

«Әдәби марафон» — китап укырга яратучыларны берләштерә торган марафон. Әлеге проектта лениногорскилылар да актив катнаша. Соңыннан финалистларны бергә җыялар.

Быелгы — гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистларын Апаска җыйдылар. Былтыр Сабада, ә аннан алда Арчада уздырылды.

«Әдәби Сабан туе» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә һәм ул елдан-ел киң колач ала бара. Быел әлеге бәйрәм өченче мәртәбә оештырылды.

«Апаста узган чара Әдәби Сабантуй рәвешендә үтте, бирнә җыю йоласы белән башланды. Бик матур оештырганнар иде, — дип сөйли Әдәби Сабантуйга барып кайткан Резидә Камалетдинова. — Апас районының музеенда һәм китапханәсендә экскурсиядә булдык. Музей искиткеч бай тарихлы. Монда археологлар казыну эшләре алып барып, мамонт сөякләрен тапкан булганнар. Музейда мамонтка кадәр күрдек. Яңа китапханә дә заманча итеп эшләнгән. Апаста тарихны саклау буенча да эш алып баралар. Без ул көнне язучылар, шагыйрьләрне күрү бәхетенә ия булдык, алар белән фотога да төштек. Оештыручыларга зур рәхмәт. Канәгать булып кайттык. Кызганыч, Лениногорск районыннан аз кеше барды. Чөнки транспорт мәсьәләсенә бәйле иде бу. Әлмәт районы белән сөйләшеп, алар заказ биргән автобус белән бергә бардык», — ди Резидә ханым.

Аның фикеренчә, китап укуга теләк кимемәсен, татарча китаплар — өстәл китабы булып торсын һәм киләчәктә Әдәби Сабантуйда Лениногорск районыннан күпләп катнашучылар булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби сабантуй әдәби марафон әдәби сабантуй Апас