Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Алмакай» ат утары атлары ат чабышы сезонын ябуда җиңүләр яулап кайтты

Күптән түгел Лениногорскиның «Алмакай» ат утары атлары Әлмәт районы Кичүчат авылында ат чабышы ябылу сезонында катнашып, җиңүләр яулап кайтты.

«Алмакай» атлары ярышларга һәрвакыт йөреп тора, һәрберсендә җиңүләр, призлы урыннар яуламыйча кайтмый. Кичүчатта үткән ат чабышында беренче урынны «Ялкын» кушаматлы аты белән Регина Зарипова яуласа, «Тайфа» кушаматлы аты белән Екатерина Вегера өченче урынга лаек булды. 

Шулай ук, «Каюм» кушаматлы аты белән Илдан Билалов, «Усман» кушаматлы аты белән Куба, «Эклипс» кушаматлы аты белән Виктория Соловьева да призлы урыннар яулады. 

Фото: Эдуард Шакиров

Мәгълүмат һәм фото "Алмакай" ат утарының ВКонтакте шәхси төркеменнән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев