Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның балалар бакчалары арасында бию бәйгесе үтте (+фотолар)

Лениногорскиның 23нче балалар бакчасында «Бию-милләтара аралашу теле» (“Танец – язык межнационального общения”) бәйгесе узды.

Бәйгедә шәһәрнең 17 балалар бакчасы катнашты.

Балалар бакчасына йөрүче балалар төрле бию номерлары күрсәтте. Мәсәлән, 28 нче балалар бакчасының “Затейник” бию төркеме “Халыклар дуслыгы” биюен башкарды. Шулай ук, башкорт, татар, рус, үзбәк, молдавча, якут, төрекчә биюләр биеде алар.

Нәтиҗәдә, I дәрәҗә конкурс лауреатлары - 27 нче, 30 нчы, 14 нче, 29 нчы балалар бакчасы булды.

II дәрәҗә конкурс лауреатлары: 23нче, 12нче балалар бакчасы.

III дәрәҗә конкурс лауреаты: 31 нче балалар бакчасы.

Җиңүчеләрне конкурсның дәвамы һәм зона этабы көтә.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да максатларына ирешүләрен һәм яңа җиңүләр яулавын телибез!

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X