Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «Театральная мастерская» конкурсы узды

Лениногорскиның 17 нче балалар бакчасында шәһәр һәм район балалар бакчалары педагоглары арасында «Театр остаханәсе» (»Театральная мастерская») муниципаль конкурсы узды.

Талантлы тәрбиячеләрнең театральләштерелгән чыгышлары, костюмнары жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Һәрбер тәрбияче үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты.

Конкурста Тимәшнең "Карлыгач" балалар бакчасы, шһәрнең 3нче, 26нчы, 17нче, 24нче һәм башка бакча тәрбиячеләре катнашты. 

Нәтижәдә, гран-прига 24 нче балалар бакчасыннан М.Ш.Әхмәдиева, Г.Р.Гыйзәтуллина, Р.М.Зарипова лаеклы булды.

 1 нче урынны Тимәшнең "Карлыгач" балалар бакчасы тәрбиячесе Р.А.Сергеева алса, 2 нче урынны 26 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре - Г.Р.Ваһапова, Е. А. Галимова, Г. Г. Хәйретдиновага бирелде. 

3 нче урынны 17 нче балалар бакчасыннан Г.В.Мингазова белән Н.Н.Сабанова, 3 нче балалар бакчасыннан И.Г.Камалова,  Г.Т.Шәймәрданова, Р.М.Хәернасова алды. 

 

Фото һәм мәгълүмат : https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев