Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның бер ишегалдында программа буенча башкарылган эштән соң «үзенчәлекле» эскәмия барлыкка килгән

Фотолардан күренгәнчә, эскәмиянең арткы ягына һәм аның өстенә такта беркетеп куйганнар.

Лениногорск пабликларының берсендә хәбәр итүләренчә, шәһәрнең Кутузов урамы, 7нче йорт ишегалдында "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр эшләнелгән. Ишегалдында яңа асфальт, яңа эскәмияләр, барысы да матур кебек, тик яңа куелган эскәмияне генә әллә нишләткәннәр. Эскәмиянең арткы ягында һәм ике катлы такта беркетелгән.

Постны куйгач, халык төрле фикерләр язган: "Эскәмиягә утыра торган өлешенә аяклар белән таптамас өчен ясаганнар ахрысы", "Болай ясагач, аркага җил өрми инде", "Эскәмиянең яңа төре бу" - менә шундыйрак фикерләр. 

ВКонтактеда "Безнең ишегалды" төркеме бар. Ул шикаятьләрне дә күзәтеп бара. "Эскәмияләргә хезмәт күрсәтү буенча үзегезнең идарәче оешмага мөрәҗәгать итегез. Алар җиһазларга ремонттан хезмәт күрсәтү буенча җавап бирә", - дигән хәбәр калдырган  әлеге язмадан соң.

фото: https://vk.com/otkrovennols?w=wall-59770496_992447

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев