Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Бораулаучылар паркында ишегалды бәйрәме узды (+фотолар)

Лениногорскиның Менделеев урамындагы Бораулаучылар паркында 7 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе Оникс» җәмгыяте белән берлектә ишегалды бәйрәме үткәрде.

Бәйрәмгә микрорайонда яшәүче халыкның олысы да кечесе дә җыелган иде. Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сәламләде. Сәхнә кебек урында шәһәребезнең үзешчән артистлары төрле милләт җырларын башкарды. Актив булганнары төрле конкурсларда катнашты. 

Уку елы башланыр алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында яшь лениногорскилылар портфельләр һәм бүләкләр алды.

Бүген, 8 август көнне 17:30 сәгатьтә ишегалды бәйрәме Садовая урамы 8-10 йорт адресы буенча узачак. Килегез.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев