Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә шагыйрь, композитор Газинур Әхмәтҗанов белән очрашу узды

Газинур Әхмәтҗановның иҗаты күпкырлы. Ул шигырьләр, көйләр иҗат итә. Аның җырларын татар эстрадасының танылган җырчылары башкара.

Очрашу барышында шагыйрь үзенең узган тормыш сәхифәләре белән таныштырды, истәлекле балачагына кагылып узды, иҗаты хакында тәфсилләп сөйләде. Авторның шигырьләре укучы күңеленә тирән йогынты ясый, яз алып килә, шигъриятнең мәңгелеген тагын бер кат раслый. 

Газинур Әхмәтҗанов иҗатында иң беренче чиратта туган җир, балачак, туганлык, туган авыл, аның гүзәл табигате өстенлек итә. Җанга ятышлы шигырьләрен, җырларын тыңлагач, шигърият сөючеләр күңелендә туган телгә, аның тиңсез җырларына, моңнарына мәхәббәтең арта, шагыйрь яшәгән җирне барып күрәсе килә башлый. Аның гади генә шигырьләре дә күңелдә сагыну хисләре уята. 

Азнакай районының Әгер авылыннан килгән “Чулпан” вокал ансамбле авторның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Әлеге музыкаль сәламнәр залда утырган тамашачыга тирән тәэсир итте. Без авторның чынлап та киңкырлы талант икәнлегенә инандык. 

 Кичәгә шигърият, моң сөючеләр, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр җыелган иде. Шулай ук, Әлмәт шәhәреннән Г.Әхмәтҗановның бертуган апасы да әлеге очрашуга килгән иде.

     Без кеше күңелен бизи торган, тормышка ямь өсти торган талант иясенең иҗаты белән таныштык. Безнең Үзәк китапханәгә ерак араларны якын итеп, бик теләп килгән Газинур Әхмәтҗановка барлык китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез, түземсезлек белән аның китабы дөнья күрүен телибез!

Мәгълүмат һәм фото Үзәк китапханәнең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев