Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында бронза яулады

Берничә көн элек Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында бил алышып кайттылар.


Спорт мәктәбе тренеры Руслан Лущиковның ике шәкерте бронза медальләр яулап алуга иреште.

Илкүләм ярышлар Яр Чаллының “Витязь” спорт мәктәбендә үтте.

Анда Россиянең ун төбәге – Башкортстан, Марий-Эл, Мордва, Татарстан, Удмурд республикалары, Пермь крае, Киров, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре үзләренең иң оста көрәшчеләрен тәкъдим итте. Бөтенроссия бәйгесендә барлыгы 220 спортчы катнашты.

Лениногорск шәһәренең  ике грек-рим көрәшчесе  үз үлчәү категорияләрендә турнирның бронза призерлары булдылар. Аларның берсе - Арслан Яфасов. Ул 68 килограмга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында бил алышты һәм өченче урынга чыкты. Арслан- 2 нче урта мәктәп укучысы.

Призерларның икенчесе - Илназ Сәлахов, 10 нчы мәктәптә укый. Ярышларда ул 75 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында көч сынашты һәм шулай ук өченче булды. Яшь көрәшчеләрнең икесен дә тренер Руслан Лущиков өйрәтә.

Грек-рим көрәше бәйгесе СССР спорт мастеры А.А. Улеев истәлегенә үткәрелде.  Әлеге турнир 2016 нче  елдан бирле үткәрелә. Быел ул  беренче тапкыр Бөтенроссия дәрәҗәсендә узды.

 

фотолар: спорт мәктәбеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев