Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның гүзәл затларын бәйрәм белән котладылар (+фотолар)

Лениногорскида яшәүче хатын-кызларыбызны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре якынлашып килүче 8 март көне белән котлады.

Лениногорскиның юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Лениногорск районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова шәһәребездә яшәүче гүзәл затларны якынлашып килүче 8 март көне белән котлады. 

Хатын-кызларга чәчәк һәм открыткалар бүләк итеп, аларга сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар, руль артында утыручы хатын-кызларга исән-имин йөрүләрен теләде алар. 

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткач, хатын-кызлар бераз каушап калды, әлбәттә. Әмма, бу исә, аларны 8 март бәйрәме белән котлау өчен генә икәнен аңлагач, аларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә шатлык нуры балкыды.

Туктаткан хатын-кызлар арасында Наталья Ложкина исемле ханым: "Бераз каушап калдым. Кәефләр төшә башлады. Кулыма роза чәчәге белән открытка биргәч, шатланып куйдым. Безне шулай якын итеп бәйрәм белән котлагач, бик зур рәхмәт" , - диде ул. 

Виктория Гирфанова да барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аның өчен мондый хәл беренче тапкыр булуын, күпме руль артында йөреп, чәчәк биргәннәре булмавын һәм шатлануы белән бүлеште. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев