Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь программистлары «TATAR HACK» республика конкурсында проектлар тәкъдим иттеләр

Лениногорскиның 2нче мәктәбендә Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган «TATAR HACK» республика бәйгесе узды.


«TATAR HACK» бәйгесе  район үзәкләрендә укучылар өчен цифрлы чишелешләр эшләү буенча республика конкурсы. Өлкән сыйныф мәктәп укучылары, командаларга берләшеп, экспертлар һәм җитәкчеләр белән берлектә муниципаль районның актуаль проблемалары өчен ИТ-чишелешләр проектлары ясадылар һәм аларны тәкъдим иттеләр.Аларга “ИТ-парк” технопаркы экспертлары мастер-класслар күрсәтте.

Әлеге конкурста районыбыздан төрле мәктәпләрдән 8 команда катнашты.

Конкурс берничә этапны берләштерде, билгеле бер тема буенча проект эшләп, шуны якладылар. Хакатон нәтиҗәләре буенча, өч команда җиңүче булды: 2нче мәктәп (җитәкчеләре Гөлнур Хусаенова), 5нче мәктәп (җитәкчесе Нәфисә Камалова), 7нче мәктәп (җитәкчесе Ольга Осипова)

Катнашучы дипломнары белән  6 нчы мәктәп, 8нче, 10нчы мәктәпләр, 11нче гимназия, 12нче лицей бүләкләнде.

Җиңүче командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Конкурс оештыручылары алар белән элемтәдә торачаклар, чөнки җиңгән команданың проектын үстерү теләге булса, аны үстереп, федераль программаларга кертү мөмкинлеге дә бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев