Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь рәссамнары нефтьчеләрнең портретларын һәм пейзажларын ясый

Компаниянең зур юбилейлары алдыннан Санкт-Петербург рәссамнары «Татнефть» производство объектларында плэнерда булдылар.


Алар быел билгеләп үтеләчәк нефтьчеләр көненә картиналар ясау буенча эш алып баралар. Июнь аенда эстафетаны Лениногорскиның  М.Х. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары кабул итте.

70тән артык яшь рәссамнар нефтьчеләрнең көндәлек хезмәт вазифаларын һәм көньяк-көнчыгышның пейзажларын ак кәгазьдә ясаганнар. Рәсемнәрдә атлар нефть качалкалары янында утлап йөри,  янәшәдә трактор скважина тирәсендәге туфракны тигезли, ә елга янында операторлар эшли. Әлеге  сюжетлар төрле техника белән башкарылган: әйтик, төсле карандашлар, акварель һәм тушь белән. Бер рәсем дә икенчесенә охшамаган. Зуррак рәссамнарга тагын да җаваплы вазифа кушылган – нефтьче портретын ясау.

- Күчмә практика шәһәрдән читтә рәсем ясарга, туган як табигатенә башка күзлектән карарга, җайланмаларның, җиһазларның ничек эшләвен карарга мөмкинлек бирде, - ди сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Толстова.

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев