Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь шахматчыларына яңа мөмкинлекләр туды

Лениногорскиның балалар иҗат йортында «Яшь шахматчы» берләшмәсе 3 нче ел эшләп килә.

Бу берләшмәдә тәҗрибәле педагог Мария Кондрашкина җитәкчелегендә 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 159 бала шөгыльләнә.

Булачак гроссмейстерлар логик һәм стандарт булмаган фикер йөртергә, дошманның һөҗүмен тотарга өйрәнәләр, кечкенә моториканы үстерәләр. Күптән түгел түгәрәктә үзгәрешләр булды. Балалар иҗат йортының "Татнефть"нең грантлар бәйгесендә катнашуы сөенечле нәтиҗәләр бирде. Шахмат классында җиһазлар яңартылды һәм вакытны контрольдә тоту өчен сәгатьләр сатып алдынды. Бүген уңайлы шартларда балалар яңа материалны уңышлы үзләштерә.

«ДДТ га йөрүче балалар өчен шахмат спорты, беренче чиратта, хобби. Монда алар буш вакытларын үзләре кебек шахмат уенын яратучылар арасында файдалы итеп үткәрергә киләләр: фигуралар белән танышалар, хәтерне, стресска чыдамлыкны ныгыталар, һәвәскәрләр турнирларда катнашалар, якыннарын да уйнарга чакыралар. Гадәттә безнең дәрес болай уза: мин тактага шахматларны тезеп, балалар алдына бурыч куям, һәм балалар нинди хәрәкәтләр иң нәтиҗәле булачак һәм ни өчен икәнлеге турында фикер алышалар. Балалар үләренең фаразлауларын яклыйлар. Дәрес ахырында бездә берничә төрле нәтиҗә була. Без иң яхшы вариантны сайлыйбыз. Мондый алымны шахмат белән икенче, өченче ел шөгыльләнүчеләр өчен кулланам. Әле бит быел беренче елларын гына башлап җибәрүчеләр дә бар. Аларга материалны уен формасында бирәм. Без шигырьләр һәм әкиятләр укыйбыз, шарадалар чишәбез, мультфильмнар карыйбыз. Шахмат зирәклегенә өйрәнү мавыктыргыч һәм кызыклы да була ала. Кайбер балаларның, аеруча малайларның хәтта әти-әниләре алырга килгәч, кайтып китәсе килми», — ди Мария Кондрашкина.

Анастасия Петрова.

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев