Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” үзәге интернетта чама белеп утырырга өйрәтүче чара үткәрде
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр өчен «тере аралашу: баланы виртуаль чынбарлыкка чумудан ничек сакларга» дигән мөһим темага практикум узды.
Чара ата-аналарга гаджетлар һәм интернет ешрак балаларга урамда уйнау, тере аралашу, башка төр хоббиларны алыштыруын, моннан ничек арынырга мөмкинлеген ачты. Белгечләр ата-аналарга төп сорауга җавап табарга булышты: баланы экраннан читтә әйләнә-тирә дөнья белән кызыксындыру һәм аның белән элемтәне ничек саклау турында мйһим сөйләшү булды.
Очрашуның төп фокусы- балаларны реаль тормышка җәлеп итүнең гамәли ысулларына юнәлдерелде. Катнашучылар балага цифрлы дөньяның ни өчен җәлеп итүчәнрәк тоелуын ачыкладылар.
Гамәли мисалларда ата-аналар баланс төзергә ничек кызыклы альтернативалар тәкъдим итәргә, гаджетсыз гаилә традицияләрен булдырырга һәм тере хис-кичерешләрнең һәм ачышларның кыйммәтен күрсәтергә өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, һәр катнашучы виртуальлеккә китүнең иң яхшы профилактикасы — бай һәм мавыктыргыч чынбарлык булуын аңлап кына түгел, ә конкрет эшләр планы белән дә кайтып китте.
Бу план үз эченә гаилә әгъзаларының уртак активлыгын, балада офлайн-хобби үстерүне һәм тышкы дөнья белән ныклы элемтәне сакларга ярдәм итә ала торган гаилә йолаларын кертте.
Фото "Исток-Башлангыч" үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев