Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Корбан бәйрәме узды (+ фото һәм видео)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Корбан бәйрәме узды (+ фото һәм видео)

Лениногорскиның «Юбилей» паркында Корбан бәйрәме узды.

Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә эстафета, төрле мастер-класслар, күңелле стартлар һәм уеннар оештырылды.

Мәсәлән, Яшьләр үзәге волонтерлары үткәргән мастер-класска килгәндә, балалар кәгазьдән сарык бәрәне ясады. Барысы да бик теләп катнаштылар.

Бәйрәмдә, шулай ук, хуш исле плов һәм тәмле тәм-томнар белән дә сыйландылар. Чара күңелле, кызыклы һәм белемле булды.

Фото: Ләйсән Мансурова һәм Яшьләр үзәге.


Нет комментариев