Ел саен җәйге каникулда кызлар һәм малайлар төркеме бик теләп әлеге курсларга йөриләр.
Быелгы җәйдә дә рухи-сәламәтләндерү курслары узачак, дип хәбәр итә «Ислам в Лениногорске» телеграм-каналы.
Кызлар өчен бер генә смена оештырылачак. 16 июньнән 29 июньгә кадәр, 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр курсларда булачаклар. Курсларга 15 майдан гына яза башлаячаклар.
Малайлар өчен 2 смена оештырылачак. Беренче смена – 2 июльдән 11енә кадәр, икенче смена – 14 июльдән 23 июльгә кадәр. Курсларга 1 июньнән генә яза башлаячаклар.
фото: мөхтәсибәттән
Нет комментариев