Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә «Уңышка шөкер» чарасы үткәрелде (+фотолар)
Шәһәребезнең «Ихлас» мәчете каршында эшләп килүче «Мөслимә» клубы «Уңышка шөкер» чарасы үткәрде.
«Уңышка шөкер» дип исемләнгән чарабызны берничә төрле максатны күз алдында тотып оештырдык. Аның беренчесе, бакчага утырткан, чәчкән яшелчә, җиләк-җимешләребезнең уңышын җыеп алу бәхетенә ирештергән өчен рәхмәтебезне белдерү. Без яз көне бакчаларыбызга төрледән-төрле яшелчә чәчәбез, бәрәңге утыртабыз. Кырларга, киләчәктә мул икмәк уңышы алу өчен арыш, бодай чәчелә. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән яңгырлар, кояшлы аяз көннәр бер-берсен алыштырып тормаса, мул уңыш җыеп ала алмас идек, — ди «Мөслимә» клубы методисты Ләйлә Гыймранова.
«Мин 2011 нче елдан „Ихлас“ мәчетенә йөри башладым. Өч ел мәдрәсәдә белем алдым. Гарәп телендә укырга өйрәнеп, Корьән укый алырлык уңышка ирештем. Хәзергесе көндә аена бер тапкыр укырга киләм, үзебезнең авыл мәчетендә атнасына бер тапкыр җыелышабыз, Корьән укыйбыз. Бу чарага үзебезнең ансамбль белән, җыелган мөслимәләребезгә мөнәҗәтләр укып, очрашуны тагы да ямьли төшәр өчен килдек. Билгеле, хәйрия эшенә дә үзебездән өлеш кертәсебез килде», — ди Тәслимә ханым Шәрипова.
«Уңышка шөкер» чарасы тагын бер изге максаттан чыгып оештырылды. «Без бүгенге очрашуыбызны яман шеш авыруы белән интегүчеләргә ярдәм йөзеннән дә оештырдык», — ди Ләйлә ханым. Ул аларның берсенең тарихына тукталып үтте....
Рамия Гарифуллина фотолары
Исламия Галимова
Дәвамын «Заман сулышы» газетында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев