Лениногорскиның «Карлыгач» балалар бакчасы  65 еллык юбилеен билгеләп үтте (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Карлыгач» балалар бакчасы 65 еллык юбилеен билгеләп үтте (+фотолар)

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, 4нче бакча территориясенә килеп керү белән тәртиплек, территориянең төзеклеге күзгә бәрелә. Чәчәкләр композициясе әкият дөньясына чакырган сыман, агачтан уен конструкцияләре дә үзгә бер ямь биреп тора.

Ә бакчага керү ишеген ачып, эчкә үтү белән татар аһәңе ишетелә! "Карлыгач" бакчасының чын мәгънәсендә балаларга милли оеткы, милли рух салып чыгаруын билгеләп үтәргә кирәк.

Баланың бакчага теләп йөрүендә, әлбәттә инде, тәрбиячеләрнең роле зур."Карлыгач" балалар бакчасы мөдире Гөлфия Низамова әйтүенчә, биредә тәрбиячеләр коллективы тотрыклы, озак еллар эшләүче хезмәткәрләр.

“Әлбәттә, эшен яратып башкарган, озак еллар эшләүче хезмәткәрләр булганда, бакчаның абруе да зур, балаларга да уңай тәэсир итә”, - ди ул. Хәтта кайбер хезмәткәрләр үзләре шушы бакчага йөргән.

Бакчада ике тел: татар теле һәм рус телендә өйрәтүләр алып барыла.

Бик күп кенә түгәрәкләр эшли. Физкультура һәм музыка залы көн дәвамында балалар карамагында, ди бакча мөдире. Бүгенге көндә балалар бакчасында бер яшь ярымнан алып 7 яшькә кадәр булган 70кә якын бала тәрбияләнә, биш төркем эшли. 11 тәрбияче алар шәхес булып формалашсын, дөньяны танып-белсен дип тырышып эшли. 

4нче балалар бакчасының 65 еллык юбилее җылы атмосферада узды. Бәйрәмгә бакчада озак еллар эшләп чыккан ветераннар, әти-әниләр комитеты, шәһәр балалар бакчасы мөдирләре, Мәгариф идарәсе вәкилләре килде. Чараны бакча мөдире Гөлфия Низамова сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде, бакчаның тарихын искә төшереп үтте. Лениногорск Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча әйдәп баручы белгече – Гөлүсә Галимова котлады, тәрбиячеләргә Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Мәгариф идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Марина Сосункевич профсоюз комитетыннан сертификат бүләк итте, бакчаның профсоюз хәрәкәте ветеранына һәм хәзерге профсоюз оешмасы рәисенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бакча мөдире үзе дә коллективта эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары өләште. 

 Юбилей булгач, барлык әти-әниләр исеменнән ата-аналар комитеты да җылы котлаулар ирештерде.

Бакча территориясен тагын да яшелләндерү өчен агач үсентесе бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасының иң ямьле өлеше – төрле төркем балаларыннан музыкаль котлаулар иде. Әнә алар, барысы да талантлы, җырга-биюгә оста. 

Нишләп оста булмасын, аларның тәрбиячеләре дә бит артистлар кебек. Тәрбиячеләр бик матур итеп татар телендә җыр башкарулары ни тора!

Шулай ук 4нче балалар бакчасына йөреп, биредә матур тәрбия үрнәкләре алган, бүгенге көндә мәктәпләрдә белем алучы чыгарылышларның әйтер сүзе бар иде, алар шигырьләр, җырлар әзерләгән, шуларны тәкъдим иттеләр.

Фикер

Гөлфия Низамова, 4нче балалар бакчасы мөдире: - Мин әлеге балалар бакчасында 1997 елдан эшлим. Ул вакыттан соң күп кенә үзгәрешләр булды. Бакчада бик салкын иде, ремонт ясадык, җылыту системасын алыштырдык. Ул вакытта безнең шефлык итүче предприятиебез – тампонаж эшләре идарәсе булды, аларның зур ярдәме тиде. 2018-2019 елларда исә республика программасы буенча бакчабызга капиталь ремонт үткәрелде. Ул бөтенләй дә яңарып китте, мебельләр, уенчыклар – барысы да яңа иде. Балалар бакчасы барлык конкурсларда катнаша. Уйланылган проектларыбыз күп, аларны тормышка ашырырга насыйп булсын.

Язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 2 октябрь санында укый аласыз.

 


Нет комментариев