Лениногорскиның мәгариф өлкәсе ветераннарыннан - яшь укытучыларга киңәшләр
Лениногорскиның 10нчы мәктәбендә ветеран-укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре яшь, мәктәптә яңа эшли башлаган укытучылар белән очраштылар.
Ул көнне яшьлек, матурлык белән еллар дәвамында сайлаган һөнәренә тугры калып, Укытучы дигән исемне горур йөрткән, лаеклы ялда булган педагоглар, тәрбиячеләр һәм бүген мәктәпләрдә озак еллар эшләүче укытучылар кара-каршы очрашты.
Әлеге очрашуның инициаторы – Мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Люция Ильина.
Люция апа Ильина – үзе дә 40 еллык эш стажы булган оста укытучы. Шуңа аңарга яңа гына эшкә килгән укытучы өчен ниндидер авыр булган яклар, сорау тудырган ситуацияләр таныш.
Мәгариф идарәсе ветеранар советы рәисе үз вазифасын намус белән алып бара. Майда шушы вазифада эшли башлаганына ике ел була. Шушы ике ел эчендә нинди генә чаралар, очрашулар уздырмады, бер сүз белән әйткәндә, мәгариф тармагының ветераннар советы эшен җанландырды ул. Ул бик теләп яшь педагоглар белән тәҗрибәсен дә уртаклаша, файдалы киңәшләрен дә бирә.
Очрашуда чыгыш ясарга берничә укытучы чакырылган иде, алар үзләренең тәҗрибәләре белән таныштырдылар. Әйтик, 5нче мәктәпнең математика укытучысы Татьяна Сунюкова ни өчен бу һөнәрне сайлавы, укыту процессында куллана торган ысуллары турында сөйләде. 23 елдан артык педагоглык стажы булган Татьяна Ивановна әлеге һөнәрне сайлармын дип уйламаган да булган.
“Мәктәпне тәмамлагач, иптәш кызым белән кая укырга керергә дип аптырадык. Аннары ул чакта Лениногорскида педагогика институты бар иде, шунда кереп карыйк дип, длкументлар тапшырдык. Мин үзем бу шәһәрнеке түгел, әле Лениногорскига килгәч, иптәш кызым белән адашып йөргәнне дә хәтерлим. Институтта физика укытучысы белгечлегенә укыдым. Тәмамлагач, 5нче мәктәпкә эшкә бардым. Тик миңа бездә физика укытучысы бар, технология укытырсың, диделәр. Шулай итеп, технология укыта башладым. Соңрак яңадан Яр Чаллыда курсларда укып, математика укытучысы белгечлегенә укыдым һәм менә 18 ел – шушы математика дөньясында”, - дип сөйләде ул.
Дөрес, укытучының дәрес сәгатьләре дә бик күп, 42 сәгать икән. Өстәвенә чыгарылышлар: ике 9нчы һәм 11нче сыйныфлар да бар, шул вакытта сыйныф җитәкчесе дә. “Йөкләнеш зур булса да, укытучы һөнәрен сайлавыма бервакытта үкенмәдем. Бик авыр минутларда да, “Юк, бу эш минеке түгел”, димәдем. Укучыларымның һәркайсын яратам”, - ди Татьяна Сунюкова.
7нче мәктәпнең яшь укытучылары: Ольга Панкова, Ирина Крутова аңа сораулар бирделәр: “Сез эшкә илһам, дәрт кайдан аласыз? Яңа гына эшли башлаган чакта документация тутыру ничек булды? Эштә бик нык арыган чакларыгыз кайчан була?”
Татьяна Сунюкова эшкә килгән чагында мәктәп директорының ярдәме зур булуын билгеләп үтте. “Без элек дәрес конспектын кулдан яза идек, шулай ук күп документацияләрне зур дәфтәрләргә тутырган чаклар да булды”, - дип сөйләде.
Очрашуда үзләренең тәҗрибәләре белән 12нче лицейдан Елена Долотова, элек 20нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Вера Павельева бүлеште, үзләренең педагоглык серләрен чиштеләр.
Шунысы шатлыклы, 10нчы мәктәптә яшь, энергияле укытучылар эшчәнлекләрен алып баралар. Шуларның берсе – Альбина Яруллина. Ул әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм диплом алып, туган мәктәбенә эшкә кайткан. Мәктәптә рус теле һәм рус әдәбияты укыта, моннан тыш балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара бәйләнешлек һәм тәрбия буенча директор советнигы булып эшли.
“Башта «Беренчеләр хәрәкәте» сүзе мине аптырашта калдырды, чөнки мин эшне нәрсәдән башларга икәнен белмичә тордым. Ләкин бу озакка бармады. «Беренчеләр хәрәкәте» зур, көчле команданы үз эченә алуын күргәч, балалар, ата-аналар һәм педагогларның үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карый алуларын аңладым”, - дип сөйли Альбина Равилевна.
Мәктәптә көн саен диярлек нинди дә булса чаралар уза, һәр чараларның үзәгендә – “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы. Беренчеләрдән булып команда ирешкән барлык казанышлар үсәргә, алга барырга омтылыш бирә. Күптән түгел 10нчы мәктәпнең “Беренчеләр” командасы «Алга! Поехали!» республика премиясенең «Быть с Россией!» номинациясендә җиңүче булды. Әлбәттә, монда Альбина Яруллинаның өлеше зур.
Сиринә Хәйбрахманова, 10нчы мәктәп директоры:
- Безнең мәктәпнең чыгарылыш укучылары педагоглык белеме алып, үз мәктәпләренә эшкә килделәр. Альбина Равилевна икенче ел эшли, ә Анастасия Денисовна белән Лиана Фанилевна узган уку елыннан эшли башладылар. Яшь педагогларыбызның эшләве миңа ошый, кызлар бик молодецлар. Альбина Равилевна мәктәп радиосы аша атна дәвамында барган чаралар белән таныштыра. Шулай ук гомуми ата-аналар чатын да булдырды. Анда “тормыш кайный”: мәктәпнең уңышлары, укучыларның яулаган урыннары һәм яңалыклар бар.
Анастасия Денисовна , Лиана Фанилевнаның гадәттә, укытучылар кебек кычкырып сөйләшми, ләкин аларны укучылар ишетә. Укучыларны тыңлата беләләр. Безнең Лиана Фанилевнага авыррак класс эләкте, шулай да ул уртак тел таба алды.










Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев