Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның нефть чыгару идарәсенә һәм лениногорскилыларга бүләкләр тапшырылды

Бүген Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск халкын һәм «Лениногорскнефть» коллективын бүләкләү тантанасы узды.

Театральләштерелгән тамаша Татарстанда нефть чыгару сәнәгате тарихына, Шөгер авылы янында беренче нефть чыгаруга һәм тармак үсешенең төп этапларына багышланган иде.

«Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе коллективы Татарстан алдындагы казанышлары өчен орден алды. Орден тапшыру тантаналы шартларда Россия һәм Татарстан гимннары белән узды.

Аннары төрле тармакта эшләүче алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 80 еллыгы һәм Лениногорскның 70 еллыгы - Татарстанның көньяк - көнчыгышының язмышын билгеләгән ике истәлекле дата. «1945 елда, бөтен ил Бөек Җиңүне бәйрәм иткәндә, Шөгер эре нефть промыселы төзелә, ул илнең нефть сәнәгате тарихында яңа сәхифә ача. 80 ел узгач, без горурланып билгеләп үтәбез, „Лениногорскнефть“ нефть-газ чыгару идарәсе Татарстанның нефть чыгару флагманнарының берсе булып кала. Шушы еллар эчендә монда 677 млн тонна нефть чыгарылган. Бүгенге көндә идарәнең еллык табышы 2,7 млн тоннадан артып китә – Татарстан нефтенең һәр унынчы тоннасы нәкъ менә монда, Лениногорск җирендә чыгарыла. Чыннан да гаҗәпләнләндерерлек нәтиҗә!"- дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

фото: https://rais.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев