Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның нефть техникумында Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу чарасы узды(+фотолар)

Лениногорск нефть техникумында һәм политехник колледжда Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан чара узды.

Чарада студентлар өчен юл-транспорт һәлакәте темасына багышланган "Кредитка" фильмы күрсәтелде. 

Шулай ук, Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре быелның 10 ае эчендә шәһәр һәм районда нинди юл-транспорт һәлакәтләре булуы, аларның күбесе кызганыч тәмамлануы турында слайд-шоу ярдәмендә күрсәтеп сөйләде. 

Әлеге чара студентларны машина руле артында утырганда, йөрткәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә, бозмаска, үзең турында гына түгел, ә янәшәңдә утыручы якыннарыңның тормышы турында да уйларга чакыра. 

Шулай ук, политехнического колледж студентлары да бу чарага кушылды. Руль артында йөрүчеләргә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрергә кушты. 

Рамия Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев