Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның өч кешесен сугышкан өчен хөкем итәчәкләр

Лениногорск шәһәре кафесында сугышкан өчен өч ир-егет суд каршына басачак, дип хәбәр итә прокуратураның рәсми сайты.

Лениногорск шәһәр прокуратурасы Лениногорскиның өч кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Алар РФ Җинаять Кодексынң 213 маддәсе буенча (хулиганлык) гаепләнәләр. Моннан тыш, берсе РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 нче өлеше (сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу) буенча да гаепләнә.

Тикшерү материаллары буенча, 2024 елның декабрендә гаепләнүченең берсе, шәһәрнең Мурзин урамындагы бер кафеда юк кына сәбәп белән үзенә таныш булмаган 37 яшьлек ир-ат белән конфликтка керә. Ызгыш вакытында йодрыгы белән 4 тапкыр битенә, тәненә суга. Шуннан соң низагка бернинди сәбәпсез башка ике катнашучы кушыла, һәм инде өчәүләп алар ир-атның башына һәм тәненә кимендә 17 тапкыр сукканнар.

Нәтиҗәдә зыян күрүче сәламәтлегенә авыр зыян китергән баш җәрәхәтләре, шулай ук төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Җинаять эшен карау өчен материаллар Лениногорск шәһәр судына җибәрелгән.

Аларга карата 10 елга иректән мәхрүм ителү яки хулиганлык маддәсе буенча 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев