Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның олы буын вәкилләре белән Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова файдалы очрашу уздырды

Лениногорск шәһәр һәм район ветераннар советында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова олы буын вәкилләре белән очрашу уздырды.

Ул «Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр ярдәмендә мошенниклык» темасына буенча иде. “Бүгенге көндә алдау, акчаларны, мөлкәтне яисә конфиденциаль мәгълүматны законсыз үзләштерү белән бәйле җинаятьләр – иң киң таралган төрләрнең берсе. Цифрлы мохит үсеше белән җинаятьчеләрнең схемалары катлаулана һәм төрлеләнә бара, бу аларга каршы көрәшне алып баруны актуаль итә», - дип аңлата Наталья Платонова бу хакта.

Белгеч цифрлы мошенниклыкның төп төрләренә җентекләп тукталды: мошенниклыкның бер төре булган – фишинг, социаль инженерия һәм онлайн-кибетләрдә махинацияләр турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар мошенниклык буенча нинди куркыныч янауларын һәм ничек итеп үзеңне алдауга юл куймаска икәне хакында мәгълүмат алдылар.

Белгеч Наталья Платонова аларга оешмаларның рәсми сайтларындагы мәгълүматны тикшерергә һәм кулланучыларның фикерләрен укырга киңәш итте.  “Өченче затларга шәхси мәгълүматларны, парольләрне, карталарның кодларын хәбәр итмәскә. Әгәр булдыра аласыз икән, ике факторлы авторизация һәм спамны блоклау кушымталарын куллансагыз, сезгә алдау куркыныч янамас”, - диде.

Моннан тыш, белгеч катнашучыларга гражданнарга кредитлар рәсмиләштерүне тыю мөмкинлеге бирә торган яңа законнар һәм гражданнар массакүләм реклама таратудан һәм кирәкмәгән шалтыратулардан баш тарта алачак закон турында хәбәр итте.

 Белгеч шулай ук катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре белән таныштырды, төрле товарлар сатып алганда кулланучыларның хокукларын аңлатты.

 

фото: Н.Платоновадан

Кулланучылар хокуклары буенча тагын да күбрәк хәбәрләр Татарстан Дәүләт Алкоголь инспекциясенең ВК дәүләт паблигында:  https://vk.com/gosalcogolrt

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев