Лениногорскиның «Пируэт» бию төркеме Гран-прига лаек булды
Казан шәһәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе «Без Бергә!» Республика балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын оештырды.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар бүләкләнде.
«Иң яхшы күргәзмә экспозициясе» номинациясендә Лениногорск муниципаль районы танылды.
«Балалар иҗаты йорты» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесеннән «Пируэт» үрнәк бию ансамбле иң югары бүләккә — Гран-прига ия булды.
фото һәм мәгълүмат Лениногорск администрациясенең Телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев