«Лениногорскиның сәяхәт һәм ял итү урыннары» өчен шәһәркүләм тавыш бирү тәмамланды. Республика этабын көтәбез.
ҖӘМГЫЯТЬ

«Лениногорскиның сәяхәт һәм ял итү урыннары» өчен шәһәркүләм тавыш бирү тәмамланды. Республика этабын көтәбез.

Шәһәр һәм район халкы 2 сайтта тавыш бирде - «Лениногорские вести» һәм «Заман сулышы».

Тавыш бирү нәтиҗәсендә, туристлар өчен иң яхшы сәяхәт һәм ял итү урыннары -  Лениногорск нефть музее һәм Шөгер авылындагы тарихи - комплекслы музей, дип танылды. 

Аның өчен "Лениногорские вести" сайтында - 58% һәм "Заман сулышы"сайтында 62% тавыш бирелгән. 

21-28 апрель көннәрендә “Татар-информ” сайтында «Татарстанның туристлык урыннары» өчен республика этабында тавыш бирү узачак. 

“Татар-информ” сайтында да безнең музей өчен тавыш бирик. Сылтаманы соңрак язырбыз.  

Сергей Трусов фотолары. 


Нет комментариев