Лениногорскиның шахмат мәктәбендә Самат Садриев истәлегенә традицион ярышлар 74 шахматчыны берләштерде
Шахмат мәктәбендә данлыклы якташыбыз, Советлар Союзы Герое Самат Садриев истәлегенә традицион ярышлар узды.
Әлеге бәйгенең тарихы моннан 37 ел элек башланды.
Герой якташыбыз истәлегенә ярышлар бүгенге көндә Лениногорск шәһәре һәм районы шахмат сөючеләре өчен дәрәҗәле бәйге булып тора. Турнир классик шахмат буенча Кама аръягы 21 нче Гран-При сериясенең 3 нче этабы буларак узды.
Бу юлы бәйгедә алдагы елларга караганда да күбрәк уенчылар катнашты. Алар Лениногорск шахматчылары гына түгел, Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Мамадыштан да шахмат осталары килгән иде.
Төрле яшьтәге уенчылар мондый җитди көрәшкә нинди дәрәҗәдә әзерлек белән килүләрен күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыштылар.
Лениногорскилылар да призлы урыннарсыз калмады, 2012-2013 елгы кызлар арасында көмеш һәм бронза медальләрне Лениногорск шахматчылары яулады. Анастасия Мостаева – беренче, ә Раяна Мортазина икенче урынны алды.
2014 елда туган малайлар категориясендә безнең Камил Саримов өченче урынга чыкты. Унбер яшьтә генә булуга карамастан, Камил шахмат уенын бик ярата, аның турында бу турнирга кадәр дә язган идек. Бу юлы да ул бәйге дәвамында яхшы нәтиҗәләр һәм ышанычлы уен күрсәтте.
Шул ук елгы кызлар арасында тагын бер якташыбы призлы урынга чыкты, ул –көмеш медаль яулаган Лаура Гыйльмурадова. Лаураның да төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясавы турында ишетеп киләбез, бу юлы да сынатмады.
Тагын бер бронзага Динар Вахитов ия булды, ул 2015 елда туган малайлар арасында көч сынашты. Ә шул ук елда туган шахматчы кызлар төркемендә Эльвина Садршәитова җиңү яулады. Бу төркемдә бронза медальгә хуҗа булучы да – безнең шахматчы, ул - Дарина Вахитова.
Иң яшь шахматчылар арасында берьюлы ике уңыш: 2016 елгы малайлар арасында Илья Янухин –җиңүче, Ә Владислав Ефремов көмеш медальгә ия булды.
“Бу турнир – Герой якташыбыз истәлеген данлау чарасы. Ул шулай ук, иң көчле шахматчыларны ачыклау мәйданчыгы һәм шәһәрләр арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итүче. Мондый чараларның мөһимлеге бәяләп бетергесез. Чөнки алар шахмат культурасын үстерүгә һәм яшь буын арасында әлеге борынгы спорт төрен популярлаштыруга ярдәм итә”,- ди Лениногорск шахмат мәктәбе директоры Радий Газизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев