Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее якташыбызның легендар корабльдә хезмәт итүе турында мәгълүматны ачыклаган

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее сайтында күптән түгел кызыклы мәгълүмат барлыкка килде.

Анда Бөек Ватан сугышы елларында легендар “Марат” линкорында Бәкер егете хезмәт иткән, дип язылган. 

«Марат» линкоры –  СССР Хәрби-диңгез флотының иң көчле һәм нәтиҗәле хәрби корабларының берсе. Ул совет-фин сугышында катнаша һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградны саклауда мөһим роль уйный. “Марат” дөньяда магнит миналарыннан саклану системасын уңышлы сынап караган беренче корабль булды.

Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, Шөгер һәм Яңа Писмәннән фронтка китүчеләр исемлеге белән эш иткәндә, алар үзләре дә кызыклы мәгълүматка тап булганнар.

“Иске Иштирәк авыл советы исемлегендә Ильяс Минәхмәтов исеме дә бар. Әлеге ир-егет 1915 елда туган һәм ул “Марат” линкорында старшина булып хезмәт иткән. Якташыбыз 1941 елның сентябрендә 23нче, 25нче числоларында һәлак булган. Кронштадтагы һөҗүмнәрдән соң, мөгаен. Без менә шушы тарих белән бүлешергә булдык һәм тиз арада әлеге батыр диңгезченең туганнары да табылып, алар белән элемтәгә керербез, дип ышанып калабыз”, - ди музей хезмәткәре Айгөл Рәхимова. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев