Танышларыгыз бардыр.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан музей фондында сакланучы архив фото белән бүлеште.
Фотода Керкәле авылындагы “Самовар” чишмәсе янында туй мизгеле. Фото аклы-каралы. Фотодагы бер төркем кешеләрнең исемнәре дә язылган. Уңнан сулга таба: Тәскирә, Тәслимә Локмановлар (ире ягыннан Хәйдәрова), Уел Надыршин – туйда шаһит, Ихсанова Минзилә – кәләш, Файрушин Ирек – кияү егете, Люция (Тәслимә кызы) – кәләш ягыннан шаһит.
Менә шундый истәлекле фото саклана музейда. Бәлки танышларыгызны күргәнсездер.
фото: Туган якны өйрәнү музееннан

Нет комментариев