Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее уникаль экспонат-документ иясен эзли

Туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле документ саклана.

Әлеге документ моннан 50 ел элек язылган. Ул 1975 елның 6 февралендә Лениногорск шәһәренең 50 меңенче  булып туган баланы теркәү турында документ. 

Документның бер ягында 50 меңенче Лениногорск кешесенә дип язылган,  икенче ягында «Кадерле Женя Евсеев! Сине, бүген 1975 елның 6 февралендә Лениногорск шәһәренең 50 меңенче кешесе булып теркәлүең белән котлыйбыз», – дип язылган.

Шулай ук документта җылы итеп, патриотик хисләр белән язылган җөмләләрне дә очратабыз.  «Хезмәт ияләренең юлбашчысы В.И.Ленин исемен йөрткән шәһәрдә тууың белән бәхетле син! Августта синең туган шәһәреңә 20 ел була. Шәһәр әле яшь, матур. Сиңа бу шәһәрдә үсәргә, укырга, эшләргә, хезмәт итәргә, горурланырга булсын. Кайда гына яшәсәң дә, кем булып кына эшләсәң дә, онытма, син – Лениногорск кешесе, лениногорскилы. Намус белән әлеге исемне акларга булсын».

Әлеге документны ТАССРның Лениногорск шәһәре хезмәт ияләре шәһәр Советы башкарма комитеты Женяның әти-әнисенә: Любовь Алексеевна, Анатолий Павловичка тапшырганнар. 

Лениногорскиның 70 еллыгы алдыннан Туган якны өйрәнү музее документ иясе Женя Евсеевны эзли. «Шәһәребезнең дә юбилее, әлеге кеше дә алтын юбилеен билгеләп үткәндер. кызык булыр иде, әлеге герой белән күрешсәк», – ди музей белгечләре. 

фото: музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев