Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее волонтерлар эзли

Проект өчен

Билгеле булганча, моннан берничә ел элек Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее “Үлемсез полк сөйли” электрон энциклопедиясе” проектын тормышка ашырды. Ветераннар, сугышчылар турында җыелган мәгълүматлар, материаллар һәркем өчен уңайлы форматта.  Мәгълүматлар музейның Хәтер залында урнашкан электрон китапта тупланган. 

Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, Лениногорск районы ветераннарының мәгълүматларын җыю, ачыклау һәм тарихларын саклау буенча проект эше дәвам итә.  Хәрби комиссариатлар исемлегеннән, туганнарның истәлекләреннән, авыл советлары исемлегеннән 4 меңгә якын исем эшкәртелгән. 

Эшкәртелергә тиешле бик зур мәгълүмат массивы бар. Шунлыктан музей волонтерлар эзли. Алар Добро.ру сайтына волонтерлар вакансиясе тәкъдим иткәннәр.

https://dobro.ru/event/11493122

Эш авыр түгел, әмма бик мөһим.

Бәлки, сезнең арада кызыксынучылар булыр. Белешмә өчен музей телефоны: 8(85595) 5-05-91

 

Фото: музейдан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев