Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның уку йортларыннан егет-кызлар пневматик винтовкадан атты. Кемнәр жиңүче?

Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында уку йортлары арасында пневматик винтовкадан ату буенча беренчелек узды.

Кызлар арасында 1нче урынны нефть техникумыннан Радмила Токмачева, 2нче урынны КНИТУ-КАИ студенты Аделия Касыймова, 3нче урынны музыка һәм сәнгать педагогия колледжыннан Рамина Юнусова яулады. 

Егетләр арасында 1 урынны музыка һәм сәнгать педагогия колледжыннан Игорь Шуков, 2 урынны нефть техникумыннан Тимур Бекчанов, 3 урынны КНИТУ-КАИдан Камиль Нугуманов алды.

Гомумкоманда зачетында 1 урын -  нефть техникумы, 2 урын - КНИТУ-КАИ, 3 урын - музыка һәм сәнгать педагогия колледжы командасына бирелде.

Фото һәм мәгълүмат:  Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев