Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның урман-парк зонасы территориясендә «Эко движ” экологик өмә узды

Лениногорскиның урман-парк зонасы территориясендә «Экология» милли проекты кысаларында «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе «Эко движ» экологик өмә узды.

Анда шәһәр мәктәпләре һәм уку йортларыннан 14 команда - 100дән артык кеше катнашты. 

“Эко движ” квест-уен форматында узды. 40 минут дәвамында һәм команда чүп-чарны эзләп табып, кирәкле савытка салды, моның өчен баллар җыйды. 

Өмәдә 10 капчык катнаш чүп,  44 капчык пластик, 8 капчык металл,  34 капчык пыяла, 340 килограмм зур чүп-чар, алар арасында телевизорлар һәм хәтта суыткыч та булды. Барлыгы - 1,3 тоннага якын чүп җыелган. 

“Эко-движ” экологик өмәдә иң яхшы эшләгән 3 команда лаеклы урыннар алды. Шулай итеп, 1 урын -1 нче мәктәп, 2 урын - 7 нче мәктәп, 3 урын - "Логос" үзәге командасына бирелде. 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәре мэриясенең ВКонтакте официаль төркеменнән алынды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев