Лениногорскиның үзәк китапханәсендә “Чишмә”леләр катнашында әдәби-музыкаль чара узды (+фотолар)
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә - яз сулышы. Чара да «Яз керде күңелләргә» дип аталды.
Яз сулышы иҗат кешеләренә тагын да ныграк тәэсир итә шул. Әнә бүген китапханәдә узган чарага Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсенең шагыйрьләре никадәр шигырь әзерләп килгән, ә композитор һәм җырчылары күңелләрендә булган моңнарны-җырларны түктеләр.
Чарада “Чишмә”леләрдән тыш, 11нче гимназиядә эшләп килүче “Чишмәкәй” түгәрәгенә йөрүче укучылар, шулай ук укытучылар, әдәбиятны яратучылар катнашты.
Чараны “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров һәм китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова алып бардылар. Ләйсән җыр белән башлап җибәргәч, сүз каләм ияләренә бирелде.
Шагыйрьләр Таһир Шәмсуаров, Гөләндәм Кәбирова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Илсөяр Салахова, Әлфия Сөләйманова, Гүзәл Талипова шигырьләр укыдылар. 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина шулай ук матур шигырьләр иҗат иткән, ул аларны укыды. Композитор, шагыйрә, җырчы, Ш.Бикчурин премиясе лауреаты Гөләндәм Кәбирова, композитор, җырчы Мансур Хәсәнов җырлар башкарды.
Чара җылы эчтәлектә, бер тында үтте дә китте.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев