Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә “Каз өмәсе” дип исемләнгән фольклор кичә узган (+фотолар)

​ Кичәгә шәһәребезнең 11нче гимназия укучылары һәм китап сөючеләр чакырылды. Бәйрәмнең кунаклары “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле тамашачыларга “Каз өмәсе” күренешен тәкъдим иттеләр.

 Бәйрәмне шәһәребезнең 11нче гимназиясендә эшләп килүче “Энҗе бөртекләре” иҗат төркеме артистлары чыгышлары да бизәде.​ Укучылар үзләре яратып уйный торган халык уеннарын башкардылар.​ ​ ​

​ ​ ​ ​ Гореф - гадәтләр, энҗегә тиң шигъри юллар, китаплардан укылган өзекләр - иң беренче чиратта туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Яшь буынга татар халкының фольклор күренешләре, җырлы - биюле уеннары бик тә ошады.

​ ​ ​ Бәйрәм кичәсе шулай ук Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елын​ күздә тотып үткәрелде.
 

https://vk.com/lenskcbs фото һәм мәгълүмат алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев