Лениногорскиның Үзәк мәйданында «Все СВОИ» марафоны уңаеннан акция үткәрелде (+фото һәм видео)
Лениногорскиның Үзәк мәйданында «Все СВОИ» марафоны уңаеннан, шәһәр халкына буклет-газетлар таратып, акция үткәрелде.
Акциядә «Беркут» яшьләр иҗтимагый оешмасына йөрүчеләр, «Форпост» оешмасы студентлары һәм укучылары һәм башкалар катнашты.
Россия, Татарстан һәм Лениногорск флагы астында "Беркут"лар строй әзерлегенең күрсәтмә чыгышын күрсәтте. Теләүчеләр ГТО нормативлары да тапшырды.
«Бүген без республика марафонында катнашабыз, безнең максат — халыкка контракт буенча хәрби хезмәткә ничек керергә, хәрбиләргә социаль гарантияләр һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме турында сөйлибез», — диде Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков.
Чара вакытында 600гә якын буклет һәм 150дән артык газет таратылды.
Рамия Гарифуллина фотолары.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев