Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Вишка лейне » балалар ансамбле костюмнар тектерү өчен 400 000 сумлык сертификат алды

2025 ел нәтиҗәләре буенча Лениногорск Мәдәният сараеның «Вишка лейне» балалар мордва коллективы сәхнә костюмнары тектерү өчен 400 000 сумлык сертификат алды.

«Вишка лейне» балалар мордва вокаль ансамбле (мордва теленнән чишмә дип тәрҗемә ителә) 2019 елда «Браво» үрнәк артстудиясе базасында оештырылган. Аның составына Лениногорск мәктәп укучылары керә.

Лениногорск Мәдәният сараеның әйдәп баручы белгече Неля Чубатова һәм «Эрзянка» мордва халык ансамбле җитәкчесе Мария Шалина балалар белән эшләүгә күп көч салалар.

Ансамбль халык бәйрәмнәрендә һәм концертларында, республика конкурсларында һәм фестивальләрендә даими катнаша.

2025 елда гына да ансамбль 10 зур чарада катнашты. 

 

фото: Мәдәният сараеннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев