Людмила Аланлы: «Чишмә»дән илһам, хисләр ал
Минем өчен бик тә кадерле булган Лениногорск шәһәре «Чишмә» иҗат берләшмәсенә багышлыйм.
Күптән түгел Лениногорскида "Чишмә" берләшмәсе үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чарага килгән күпсанлы кунаклар арасында якташыбыз, шагыйрә, композитор, җырчы Людмила Аланлы бар иде. Ул берләшмәне котлап, матур шигырь иҗат иткән. Шигырь кәгазьдә генә калмасын, безнең сайтны карап баручылар да укысын, рухлансын.
И, "Чишмә"!
И, "Чишмә"! Челтерә, җырла әле!
Күңелнең җилкенгән бер мәле...
Сокланыйк саф, көмеш суыңа,
Сөеник илаһи җырыңа.
"Чишмә"дән илһам ал, хисләр ал,
Көмештәй чиста, пакъ булып кал.
Җаннарга иҗатың нур сипсен,
Илаһи сүз тәмен җиткерсен.
И, "Чишмә"! Киләчәк буыннар
Таң калып тыңласын җырларың,
Гасырлар яшәтсен моңнарың,
Дәвамлы, уң булсын юлларың!
Людмила Аланлы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев