Людмила Антонованы хезмәттәшләре - Россельхозцентрның Лениногорск районы бүлегеннән килеп котладылар
Хезмәт урыныннан килеп тәбрикләү – ветераннарга һәрвакыт шатлык, куанычлы мизгелләр бүләк итә. Людмила ханым Антонованың да шулай булды, хезмәттәшләрен күрүенә шат иде.
Людмила Антонова 40 елдан артык “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан буенча филиалының Лениногорск бүлегендә агроном булып эшләгән.
Кечкенәдән үк үсемлекләр дөньясы белән кызыксыну аны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына алып килгән. Ул үзе Бөек Ватан сугышы тәмамлаган елны – 1945 елның 22 маенда Тәтеш шәһәрендә туып-үсә.
1964 елда мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумына “агрономия” бүлегенә укырга керә.
1967 елда хезмәт юлын безнең якларда, ягъни Шөгер орлыкчылык лабораториясендә агроном булып башлый. Һәм шушы хезмәт оешмасы аның өчен икенче туган өенә әйләнә: лаеклы ялга чыкканчы, 2010 елга кадәр биредә эшли.
Аннары оешма Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалы дип үзгәртелә.
Людмила ханым агроном булып эшләүдән башласа да, фидакарьләрчә эшләп, хезмәтенә тугры калып, Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалының Лениногорск районы бүлеге начальнигы урынбасарына кадәр хезмәт юлы уза. Әлеге предприятиедә гомуми стажы 43 ел тәшкил иткән (әлеге оешманың Шөгердә урнашкан булуын беләсездер)
Россия, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыкларының, Россельхозцентрның Татарстан буенча бүлеге тарафынан бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ул – хезмәт ветераны исеменә дә лаек.
Өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә Шөгердә улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә. Дүрт оныкның, бер оныкчыкның кадерле әбисе дә әле ул – Людмила Антонова.
80 яшьлек гомер бәйрәменә Россельхозцентрның Татарстан буенча Лениногорск филиалыннан бер төркем хезмәткәрләр килде. Филиалның элеккеге җитәкчесе – Марат Ганиев, хәзерге җитәкчесе – Алмаз Мәүлетов, филиалның хезмәткәрләре: София, Наилә, Дания ханымнар бергәләшеп барып, котлап кайттылар.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 30 май санында укый аласыз.
Розалия Мостафина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев