Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яллар кыскара. Яңа ел бәйрәменә үзгәрешләр керткәннәр

Быел Яңа ел бәйрәмнәренә кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләп үткәннәр. Белгечләр әйтүенчә, гыйнвар башында бәйрәм көннәре санын бераз кыскартырга туры килгән.

 

Аның каравы, елның башка фасылында ял итү мөмкинлекләре күбрәк булачак, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Хезмәт буенча белгечләр аңлатып үткәнчә, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәренә, узган елдагы белән чагыштырганда, берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Халыкка елның башка чорларында да ял итү мөмкинлеге тудыру өчен, гыйнварның беренче яртысында бәйрәм көннәре санын берникадәр киметкәннәр.

Хезмәт кодексы нигезендә, 1-8 гыйнвар бәйрәм көннәре булып тора. 1-6 гыйнвар һәм 8 гыйнвар – Яңа ел бәйрәме көннәре, ә 7 гыйнвар – Раштуа. Бу көннәрдә халыкның төп өлеше ял итәргә тиеш. Шул ук вакытта мондый көннәрнең берсе ялга – шимбә яки якшәмбегә туры килсә, аны елның башка вакытына күчерергә мөмкин (калган вакытта ял чорын озайту өчен).

Бу юлы нәкъ шулай булачак. 2023 елның 1 һәм 8 гыйнвары якшәмбегә туры килә. Әмма Яңа ел каникулы бу ике көн хисабына озайтылмаячак, бәлки алар елның башка вакытында күчереләчәк. Шуңа күрә безне, гадәттәгечә, сигез түгел, ә нибары алты бәйрәм көне көтә. Аның каравы, соңыннан ял итү мөмкинлеге ачыла: 1 гыйнвар якшәмбе ялы – 24 февральгә (23-26 февральдә ял итәчәкбез), ә 8 гыйнвар – якшәмбе ялы 8 майга күчерелә (шулай итеп, май бәйрәме озыная).

Гомумән алганда, быел Яңа елда 9 көн – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98464/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев