Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәдәният сараенда Әтиләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды (+фотолар)

Лениногорскиның Мәдәният сараенда Әтиләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Барлык килгән әтиләрне район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков бәйрәм белән котлап, аларга исәнлек, озын гомер теләде. 
«Һәр кешенең тормышында әтиләр зур роль уйный, чөнки әни — гаилә учагын саклаучы, ә әти — тотрыклылык, иминлек нигезе, гаиләне яклаучы. Күп балалы әтиләр һәм балаларын ялгыз тәрбияләүчеләр рәхмәт сүзләренә лаек. Сезнең рух көче, фидакарьлек, сабырлык һәм батырлык — аерым хөрмәткә лаек!», дип билгеләп үтте Сергей Тимаков.

Шулай ук, бәйрәм вакытында алдынгы әтиләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алара арасында Раил Хасаншин, Михаил Павлов (Торак-коммуналь хуҗалыгы акционерлык җәмгыятен инженер-энергети), Николай Федоров (Лениногорск урманчылыгында каравылчы), Андрей Пуденев (Лениногорск шәһәр прокуроры ярдәмчесе), Ришат Хакимов («Лениногорскнефть» идарәсендә нефть табу матсеры), Артур Кәлимуллин (Урмышлы авыл җирлеге башлыгы), Азат Сафиуллин (Лениногорск шәһәренең 3 нче комплекслы спорт мәктәбе директоры, Наил Гильманов (Чкалов исемендәге Шөгер авылы мәктәбенең география укытучысы), Александр Ванюков (Яңа Сережкин авылы Мәдәният йорты директоры), Юрий Гаврилов (Лениногорскиның 4 нче мәктәп директоры, Әтиләр Советы рәисе) һәм башкалар.

Әтиләр Советы рәисе Юрий Гаврилов әйтүенчә, Әтиләр Советы Лениногорск шәһәрендә 2018 елда барлыкка килде. Төп бурычыбыз — балаларны тәрбияләүдә өлеш кертү, гаиләләргә ярдәм итү. Оешма барлыкка килгәннән бирде, төрле чаралар үткәрдек. Мәсәлән: «Кышкы әти», «Ныклы гаилә ныклы Россия» кош оясы ясау буенча конкурс, шәһәр мәктәпләрендә балалар белән очрашулар үткәрдек. 5 ел эчендә Әтиләр Советы күп эшләр башкаргандыр, дип саныйм. Күп кенә рәхмәт сүзләре дә әйтелә. Киләчәктә дә безнең оешма ярдәм итеп яшәргә әзер. «Барлык әтиләрне дә чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, балаларны тәрбияләүдә уңышлар, гаилә иминлеге телим», дип котлау сүзләрен җиткерде.

Сәхнәдә әтисе һәм иркәсе Илья белән чыгыш ясаган 7 нче «А» сыйныф укучысы Максим Ярофеенко Мәдәният сараена инде 8 ел йөри. Монда аларның арт-төркем. Алар шигырь дә сөйли, җырлый да. Шулай ук, ул театр түгәрәгенә йөри. «Театрны бигрәк тә үз итәм, ди ул. Сынлы сәнгать белән дә шөгыльләнәсем килә. Рәсем ясарга да бик яратам. Бәлки, рәссам да булырмын», дип сөйләде. Әтиләр көнендә әтисе белән бергә чыгыш ясавына бик куанган. Бу көн аның өчен генә түгел, башка балалар өчен дә бик мөһимдер. «Әтиләрне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Үземнең әтиемә киләчәктә дә уңышлар телим. Яраткан шөгылен дәвам итсен. Театрда аның уйнаган рольләре барысының да күңелендә калсын», дигән теләкләрен җиткерде.

Шәһәребезнең үзешчән артистлары Эльвина Гадельшина, Виктор һәм Ростислав Апаковлар, Аня Михайлова, "Пируэт" бию төркемнәре матур чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде. 

Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев