Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Май бәясе ник үсә?

Татарстанда ел башыннан бирле атланмай бәясе 40 процентка диярлек кыйммәтләнгән.

– Базарда атланмайга бәйле бернинди дә кытлык юк. Ил күләмендәге зур май заводлары моңарчы ничек эшләсә, хәзер дә эшне шулай дәвам иттерә, – дигән «Союзмолоко» илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры урынбасары Мария Жебит. Аның әйтүенчә, атланмайга бәяләр артуның төп сәбәбе соңгы ике елда әлеге төр продукциягә бәяләр үсешен тоткарлап торуга бәйле.

«2023 елда ил күләмендә азык-төлек товарлары хакы уртача 8,9 процентка артса, атланмайныкы нибары 3,5 процентка гына үсте», – дип аңлаткан Мария Жебит. Атланмай бәясен алга таба йөгәнләп торырга чик-чама калмаган, күрәсең.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155743/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев