Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Май бәйрәмнәре озайтылачакмы?

2023 елның 1-9 маен озын ял көннәре итү турындагы канун проекты Дәүләт Думасына кертелде.

"Яңа кешеләр" («Новые люди») партиясе Яңа ел бәйрәмнәрен кыскарту һәм майдагы ял көннәрен озайту турында канун проектын кертте.

"Яңа кешеләр" («Новые люди») май бәйрәмнәрен 1 майдан 9 майга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Фракция депутатлары Алексей Нечаев, Владислав Даванков, Сангаджи Тарбаев, Анна Скрозникова, Антон Ткачев һәм Георгий Арапов тиешле канун проектын Дәүләт Думасына кертте, дип хәбәр итә РБК басмасы.

Ял көннәренең гомуми саны элеккечә калачак: Яңа ел каникулларын кыскарту хисабына май бәйрәмнәрен озайтырга тәкъдим ителә. Партия тәкъдиме буенча, алар 1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, тагын бер ял көне 7 гыйнварда сакланачак. "Яңа кешеләр" («Новые люди») партиясе гыйнварда россиялеләр беркая да бара алмый дип аңлата. 

— Кышын салатлар ашап өйдә утыруга караганда, өстәмә ял көннәрендә язгы урманга һава суларга чыгу күпкә яхшырак, — дип саный Даванков.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев