Мәктәп укучылары сугышта һәлак булган бабаларын искә алды (+фотолар)
Лениногорскиның 4 нче мәктәбендә 3нче сыйныфлар катнашында «Минем бабай - минем герой» дәресе узды.
Дәресне класс житәкчесе Светлана Веденеева үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызны искә алу һәм Бөек Жиңүнең 79 еллыгына багышланган иде.
Чарага, шулай ук, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины Николай Степанов та чакырылды.
Укучылар дәрескә жыр-шигырьләр әзерләсә, мәктәптә эшләп килүче "Изюминка" ансамбле калаклар белән уйнап күрсәтте.
Дәреснең иң истә калган мизгеле, укучыларның ясап килгән бабаларының фотосурәтләреннән оештырылган "Үлемсез полк" иде.
Бабаларының фотосурәтләрен матур итеп ясап килгән өчен балаларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләре житкерде Светлана Веденеева.
Дәрескә килгән әти-әниләр дә аңа рәхмәт сүзләре әйтмичә калдырмады. Чөнки ул, мәктәптә уку башланганнан бирде 10га якын төрле чараларны үткәрде. Аларның барысы да эчтәлекле һәм истә калырлык булды.
Фото һәм мәгълүмат Светлана Веденеевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев