Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә яңа уку елыннан ОБЗР дәресе ике мәҗбүри фәнгә бүленәчәк

Яңа укыту программасы 2026–2027 уку елыннан сигезенче һәм унынчы сыйныфларда белем алучы укучылар өчен гамәлгә кертелер дип көтелә.

2026 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) фәне ике аерым мәҗбүри курс буларак укытылачак. Бу Россия Мәгариф министрлыгы әзерләгән боерык проекты буенча булачак.

Яңа тәртип буенча укучылар «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек» фәннәрен өйрәнәчәк.

«Тормыш иминлеге» курсында көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре, электр һәм газ җиһазларын дөрес куллану, янгын һәм коммуналь аварияләр вакытында гамәлләр, юл хәрәкәте иминлеге, гадәттән тыш хәлләрдә һәм табигать бәла-казалары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәнеләчәк. Моннан тыш, программага цифрлы мохиттә иминлек мәсьәләләре дә кертелә.

«Башлангыч хәрби әзерлек» курсында исә илнең  иминлеге, гражданнар оборонасы нигезләре, шәхси саклану чараларын куллану, эвакуация вакытында эш итү тәртибе, гомумхәрби уставлар һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре өйрәтеләчәк. Шулай ук укучылар экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору нигезләре белән дә танышачак.

Яңа укыту программасы 2026–2027 уку елыннан сигезенче һәм унынчы сыйныфларда белем алучы укучылар өчен гамәлгә кертелер дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев