Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнгән ир-егетләр белән очрашты

Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасарлары Сергей Тимаков , Гөлфирә Рафикова һәм хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов бүген бардылар.

 

Алар мобилизацияләнгән ир-егетләр янына, Казанда җыелу пунктларында булдылар.

Туган яктан кайнар сәлам җиткерү белән бергә, күчтәнәчләр дә алып барганнар.  Бер тонна ярым йөктә иң кирәкле әйберләр куелган иде: шәхси гигиена әйберләре, термокиемнәр, кнопкалы кәрәзле телефоннар, тәм-томнар, эчә торган су. 

Әлеге ярдәмгә предприятие-оешмалар булышлык итте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Рәгать Хөсәенов егетләр белән аралашу вакытында нинди шартларда яшәүләре, ничек ашатулары хакында белешкән, сорашкан.

Ир-егетләр исән-сау булсыннар, тизрәк туган якларыбызга кайтсыннар.

 

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2139790.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев