Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мансур Хәсәновтан шигырь: Көтәбез зарыгып

Лениногорск шагыйре Мансур Хәсәновтан батыр ир-егетләребезгә багышлап язган «Көтәбез зарыгып» шигырен тәкъдим итәбез.

Моңсу көзләр, агач яфраклары
Пычрак көзге җиргә сибелгән.
Салкын җиле үзәкләргә үтә,
«Ирләр яуга китә», — диюдән.

Җанны телә, кисә күңелләрне,
Йөрәкләрне ала яндырып.
Исән-имин кайтсын ил уллары,
Без көтәрбез сезне зарыгып.

Ир-егетләр Ватанның сагында,
Батыр, кыю аның һәммәсе.
Барысын кочып, «Дошманны юк итеп,
Кайтыгыз!» — дип килә әйтәсе.

Курку белмәс, батыр, чыдам алар,
Илнең тынычлыгын саклыйлар.
Мәрхәмәтсез, дәһшәтле сугышны
Күрмәсен иде сабыйлар.

Ышанабыз, ирләр туган җиргә
Бөек Җиңүне алып кайтыр.
Көзләр үтәр, бөтен ил өстендә
Якты салют утлары балкыр!

Мансур Хәсәнов

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев