Марат Гирфанов: Дуңгызчылык комплексы территориясендәге начар исне бетерү юлын эзләрбез
Әнә шулай дип хәбәр итә ул үзенең телеграм-каналында.
Күптән түгел Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов белән Подлесныйдагы дуңгызчылык комплексында булды.
Әлеге комплексның гомуми мәйданы – 17,2 гектар. Биредә 12 терлекчелек комплексы урнашкан, алар заманча җиһазландырылган. Комплекста 89 хезмәткәр эшли.
Барлыгы 8789 баш дуңгыз саны исәптә тора. Бу узган елга караганда 750 башка артыграк. Ел дәвамында 1905 тонна дуңгыз ите җитештерелгән.
“Ферма территориясенә килгәндә ис бар, проблеманы хәл итүнең мөмкин булган юлларын анализлап, хәл итү ягын караячакбыз. Лениногорск районында терлекчелек тармагын һичшиксез үстерергә кирәк”, - дип язды Марат Нил улы үзенең телеграм-каналында.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев