Машина йөртү таныклыгын алу өчен имтиханны кабат бирүгә үзгәреш кертелә
1 апрельдән Россиядә машина йөртү таныклыгын алу өчен имтиханны кабат бирүгә үзгәреш кертелә.
Элек имтиханны өч тапкыр бирә алмаганнан соң, аны өч айдан биреп булса, хәзер яңа срок куелган - алты айдан да иртәрәк түгел. Шул вакытта тугыз айдан да соңга калмаска.
Тагын бер яңалык - практик имтихан барышында алыначак штраф балаларының саны арттырыла. Хәзер биш балл урынына җиде балл җыярга мөмкин булачак. Ягъни тагын бер кечкенә хата ясау мөмкинлеге барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев