Машина йөртү таныклыгын егерме елга бирәләрме?
Россиялеләргә машина йөртү таныклыгын ун елга түгел, ә егерме елга бирә башларга мөмкиннәр.
Бу хакта Дәүләт Думасының транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хәзер тиешле төзәтмәләр әзерлиләр.
Депутат билгеләп үткәнчә, медицина комиссияләрен төгәл узучы, кагыйдә бозмаган һәм исәптә тормаган гражданнарны "тагын бер тапкыр белешмәләр җыярга мәҗбүр итәргә" кирәкми.
Элегрәк 2024 елның 1 апреленнән машина йөртү хокукын алу системасындагы үзгәрешләр турында билгеле булды. Аерым алганда, автомәктәпләрне контрольдә тотуны көчәйтү планлаштырыла. Шулай ук, яңа төзәтмәләр нигезендә, җиңел автомобиль яки йөк машинасы белән идарә итү стажы бер елдан азрак булса, D категориясе хокукларына дәгъва итә алмаячак.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев