Машина йөртүче пропискасын үзгәрткәч, 10 көн эчендә автоинспекциягә хәбәр итәргә тиешме?
Транспорт чарасы хуҗасының яшәү урыны транспорт чарасын теркәү белешмәләрендә күрсәтелергә тиеш
Машина хуҗалары даими теркәлү урынын (прописка) алмаштырган очракта, бу турыда 10 көн эчендә Дәүләт Автоинспекциясенә хәбәр итәргә тиеш түгел.
Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк шулай дип хәбәр итте. Волк ачыклык керткәнчә, автомобиль хуҗалары машина сатып алганнан соң 10 көн эчендә, транспорт чарасын (ТС) исәпкә кую өчен, ГАИ теркәү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу хакта ВЕСТИ. ру хәбәр итә.
«Транспорт чарасы хуҗасының яшәү урыны транспорт чарасын теркәү белешмәләрендә күрсәтелергә тиеш. Шул ук вакытта бу мәгълүматларны төзәтү өчен мәҗбүри 10 көнлек срок закон тарафыннан билгеләнмәгән», — дип язган Волк үзенең Telegram-каналында.
Элегрәк автоюрист Лев Воропаев «Прайм» агентлыгына, даими теркәлү урыннарын үзгәрткән автомобильчеләр 10 көн эчендә бу турыда ГАИга хәбәр итәргә тиеш, югыйсә аларга штраф салынырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев